Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7434145
Таинственная бумага (Серле кэгазь)-конспект занятия в средней группе по экспериментированию с бумагой на татарском языке.
Содержание - Дошкольное образование

Сагдиева Лилия Рашитовна воспитатель МАДОУ №297 г. Казани. 
Занятие предназначена для детей средней группы. В занятии профессор проводит эксперименты с бумагой вместе с детьми.Занятие на татарском языке.


Дата публикации: 14.06.2018


Уртанчы төкемдә тәҗрибәләр үткәрү шөгыле “Серле кәгазь”

“Серле кәгазь”темасына уртанчы төркем балалары белән тәҗрибәләр ясау буенча конспект.

Әзерләделәр тәрбиячеләр: Сагдиева Л.Р., Саматова С.Н.

Максат:балаларда кәгазь һэм аның сыйфатлары турында күзаллауны формалаштыру;

балаларда туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.

Бурычлар:

Социаль-коммуникатив үсеш: әйләнә-тирәне танып-белүгә кызыксыну уяту; балаларның туган-ягыбыз табигате турында белемнәрен киңәйтү.

Танып-белү үсеше: балаларда кәгазь һэм аның сыйфатлары турында күзаллауны арттыру.

Сөйләм усеше: бәйләнешле сөйләмне үстерү,балалар сөйәмендә яңа сүзләрне ныгыту,балаларда нәтиҗә ясау күнекмәсен формалаштыру.

Алдан үткәрелгән эш: тәрбияченең балалар белән кәгазь, беренче кәгазь кайчан барлыкка килгән,аны ничек ясыйлар, кәгазьдән нәрсә ясыйлар турында әңгәмә үткәрү, “ Нәрсә кәгазьдән?”дигән дидактик уенны уйнау.

Материал һәм җиһазлау: өстәл,кәгазь,ике цилиндр,уечык машина,кәгазьдән өчпочмак,квадрат,түгәрәк нигезендә ясалган өч призма, кәгазьдән ясалган чәчәкләр,су белән савыт .

Сүзлек эше: кәгазь, күпер,квадрат,цилиндр,юешләнә,бөкләү,гармун сыман бөкләү,өчпочмак,квадрат,цилиндр,чәчәк ачыла .

План

Башлангыч өлеш.

Тәрбияче уртада, балалар түгәрәк буенча куелган урындыкларда утыра.Кырыйда өстәл артында профессор утыра.

Тәрбияче: балалар,әйдәгез бер-беребезгә кулларыбызны бирәбез һәм елмаябыз.Үзебезнең яхшы кәефне кунаклар белән уртаклашыбыз.Ә хәзер кунаклар белән исәнләшик. Балалар бүген безгә кунакка профессор килгән.Ул үзенең кызыклы тәҗрибәләрен алып килгән.

Төп өлеш.

Профессор: Балалар, исәнмесез!Әйдәгез ,балалар, өстәл янына якынрак килеп басыгыз!

Балалар, әйдәгез бүген без сезнең белән төзүчеләр булабыз.Күпер төзибез.Әйдәле син (бер балага әйтә) ике цилиндрны куй әле монда.Араларында буш урын калдыр.Әйдәле син (бер балага әйтә)өстенә кәгазь куй.Карагыз әле балалар нәрсә килеп чыкты?(Күпер)

Әйдә әле, син үскәнем, (бер балага әйтә) өстенә машина куеп кара әле.Ә сез балалар игътибар белән карагыз күперебез нишләр икән? Күпер нишләде?

Балалар:Күпер ватылды.

Профессор: Әйе, бик дөрес балалар.Әйдәгез хәзер балалар кәгазь алыгыз да, аны гармун сыман бөклигез әле.Бу кәгазьне цилиндр өстенә куеп, тагын күпер ясыйк әле балалар.Әйдә син куй.(Бер балага әйтә).Машинаны куеп кара әле,күпер чыдар микән?

Балалар: Күпер чыдады, ватылмады.

Профессор: Димәк,балалар,гади кәгазьдән ясалган күпер ныклы түгел, ә гармун сыман бөкләп ясалган кәгазьдән күпер чыдамлы була.

Балалар,әйдәгез тагын бер тәҗрибә ясап карыйбызмы?Телисезме? Әйдәгез игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз. Хәзер кәгазьне алам.Балалар бу нәрсәгә охшаган? (өчпочмак нигезендә ясалган кәгазь призманы күрсәтә)

Балалар: өчпочмак.

Профессор: Ә монысы нәрсәгә охшаган, балалар карагыз әле.(Квадрат нигезендә ясалган призма)

Балалар: Квадрат.

Профессор: Бик дөрес җавап бирдегез.Ә өченчесе балалар цилиндр формасында ясалган.Кабатлагыз әле.Хәзер бу кәгазьләр өстенә китап куеп карыйк әле балалар.Кайсысы түземлерәк булыр икән?Ничек уйлыйсыз? Менә шулай өчпочмак нигезендә ясалган кәгазь өстенә китап куям.Тора.Икенче китапны куям.Нишләде?

Балалар: кәгазь бөкләнде

Профессор:Бик дөрес.Өчпочмак нигезендә ясалган кәгазь бер китапны гына тота алды.Әйдәгез квадрат нигезендә ясалган кәгазь өстенә китап куеп карыйк әле, ничә китапны чыдар икән?Бер, ике ,өч китап куям.Нишләде?(Ватылды) .Димәк,балалар ничә китапны тота алды?

Балалар: ике.

Профессор:Бик дөрес.Әйдәгез цилиндр формасында ясалган кәгазь өстенә дә китап куеп тикшереп карыйк әле.Ничә китапны тота алыр икән?Бер,ике,өч,дүрт,биш,алты.Бөкләнде.

Балалар ничә китапны тота алды?

Балалар: алты.

Профессор: балалар бу тәҗрибәдән чыгып нәрсә әйтә алабыз?Кайсы кәгазь түземлерәк булып чыкты?

Балалар: цилиндр формасындагы.

Профессор:Әйе,балалар, бик дөрес.Димәк, цилиндр формасындагы кәгазь чыдамлырак булып чыкты.Шуңа күрә төзүчеләр йортлар,биналар төзегәндә колонналар кулланалар.Чөнки алар цилиндр формасында.

Хәзер әйдәгез өченче тәҗрибәне ясыйбыз.Карагыз әле балалар өстәлдә ачылмаган чәчәкләр ята.Әйдәгез аларны суга салабыз.Һәрберегез чәчәк алып,суга салыгыз әле. Балалар чәчәк таҗлары нишләде?

Балалар: ачылды.

Профессор: кәгазьне суга салгач ул нишләде?

Балалар: Юешләнде.

Профессор: Димәк, балалар кәгазьне суга салгач, ул юешләнә.Бу кәгазьнең бер сыйфаты. Ул су кәгазь белән дус түгел. Кәгазь су ны яратмый. Булдырдыгыз балалар.Сез молодецлар!

Балалар сезгә минем тәҗрибәләр ошадымы?Тагын ясыйсыгыз киләме?Балалар без сезнең белән икенче юлы тагын да кызыклырак тәҗрибәләр ясарбыз.Ә хәзергә мина китергә кирәк.Мине башка балалар көтә.Саубуллыгыз балалар!

Ахыргы өлеш.

Тәрбияче:Балалар,сез бүген искиткеч тәҗрибәләр күрсәттегез.Миңа бик ошады.Булдырдыгыз!Сез молодеөлар! Ә сезгә балалар бигрәк тә нәрсә ошады?(Балалар җавабы)Балалар кәгазьне нәрсәдән ясыйлар икән?

Балалар: агачтан.

Тәрбияче: әйе,дөрес кәгазье агачтан ясыйлар.Сез нинди агачлар беләсез?

Балалар:Каен,чыршы,тирәк,өрәңге.

Тәрбияче: Балалар,агачлар тагы ни өчен кирәк?

Балалар: агачлар тирә-юньне, табигатьне матурлыйлар,

Һаваны чистарталар,

Агачтан өй төзиләр һәм башка бик күп әйберләр ясыйлар.

Тәрбияче: балалар,агачларны сындырырга,кисәргә ярыймы? Шуның өчен агачларны туган ягыбыз табигатен сакларга һәм яратырга кирәк! Балалар агачлардан китпалар,дәфтәрләр дә ясыйлар.Сез тыңларга яраткан әкиятләр бармы?Әйдәгез иртәгә һәрберегез үзегез яраткан китапны алып килегез.Без аларны укырбыз.Шуның белән шөгылебез тәмам.Әйдәгез,балалар бергәләшеп кунаклар белән саубуллашыйк.

 
РОСКОМНАДЗОР
РОСКОМНАДЗОР