Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7869028
“Укучыларның белем сыйфатларын күтәрүдә инновацион белем бирү технологияләренең роле”-“Роль инновационно- образовательных технологий в повышения качества знаний учащихся.” (Статья)
Содержание - Статьи, доклады
05.06.2020 09:34

Хаммадиева Миляуша Мисалимовна, учитель родного языка и литературы МБОУ «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа № 3» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан. 
Использования инновационно-образовательных технологий для повышения качество знания учащихся. В статье раскрываются основные тенденции использования современных средств в обучении и воспитании школьников. Особое внимание обращается на результаты использования инновационных средств в обучении для создания эффективной образовательной среды, в которой учащиеся могут достичь не только высоких результатов в учении, но и развить свои потенциальные возможности. (Для учителей)

Укучыларның белем сыйфатларын күтәрүдә инновацион белем бирү технологияләренең роле
(Роль инновационно-образовательных технологий в повышения качества знаний учащихся)

Бөтендөнья белем бирү процессының мөхим һәм тотрыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күп кенә предметлардан белем бирүдә компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады. Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә. Нәрсә соң ул информацион технология? Информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар (компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары. Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш. Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук шәхес тәрбияләү;фикерләү сәләтен үстерү;эстетик тәрбия бирү;информацион культура тәрбияләү;укытуның сыйфатын күтәрү;предмет-ара бәйләнеш булдыру;укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

Хәзерге көндә әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Заман таләбе укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне сорый. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне, дәресләрдә куллануны таләп итә. Шуңа дә хәзерге көндә белем бирүдә төрле заманча технологияләр кулланыла.

Темамның максаты: белем бирү сыйфатын күтәрүдә заманча технологияләрнең әһәмиятен анализлау.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдым:

- фәнни-методик әдәбият белән танышу;

- заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;

- конкрет технологияләрне куллану үзенчәлекләрен барлау.

- компьютер технологиясенең практикада куллануның нәтиҗәле-леген билгеләү.

Хезмәтне язу барышында, мин А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Йосыпов, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, К.С. Фәтхуллова һ.б. хезмәтләрен өйрәндем. Шушы материал нигезендә татар теле укытуның үзенчәлекләренә анализ ясадым.

Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган. Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.)

Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала:

- укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;

- укучының танып белү активлыгын арттыру;

- тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру;

- укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

а) Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе;

б) үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе.

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

а) уен технологиясе;

б) проблемалы укыту;

в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

б) белем бирүнең компьютер технологияләре;

в) интенсив белем бирү технологиясе.

Мин үземнең эш тәҗрибәмдә түбәндәге заманча технологоияләргә мөрәҗәгать итәм: 1) уен технологиясе;

2) компьютер технологияләре;

3) электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланырга мөмкин. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

- үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Туган көнгә чакыру” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә куллану. Ул дәресне җанландырып җибәрә. Зуррак сыйныфларда югарыда санап үтелгән бөтен дәресне иңләп ала торган уен формалары кулайрак.

Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати - комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле.

1. Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы.

2. Бирелгән сүзләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү.

3. Шулай ук дәресләрдә башваткычларга һәм кызыклы күнегүләргә дә мөрәҗәгать итү. Бу вакытта укучылар яңа лексиканы гына үзләштермиләр, ә үзләренең гомуми фикерләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрнен куллануның түбәндәге уңай яклары бар:

·           уку процессы эчтәлегенең индивидуальләшү, күләмле материалның тиз үзләштерелүе;

·           укучыларның танып белү активлыгы үсү;

·           укучыларның психологик мөмкинлекләренең исәпкә алынуы һәм белемнәрнең объектив бәяләнелүе;

·           укытучының эш характеры үзгәрү.

Шул рәвешле, татар телен укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Хәзерге шатрларда  татар телен гамәлгә кертү өчен, объектив шартлар җитәрлек. Татар телен укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көн педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

Белем бирүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү, педагогик технологияләр булдыруда фәннең роле арту, өйрәнгәнне тормышта куллана белү һәм башкалар.

Дәресләрдә заманча технологияләрне кулланып түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә була дип уйлыйм:укучыларның сөйләм теле яхшыра, сүзлек запасы баеый; компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баета;укучыларның иҗади эшчәнлеге арта.

Яңа технологияләр белән танышуны һәм дәрестә куллану, иҗади үсешне тәэмин итүче методик әдәбиятны өйрәнү, эзләнү эшчәнлеген дәвам итү. 

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури.

Укучыларның белем сыйфатларын күтәрүдә инновацион белем бирү технологияләренең роле (Роль инновационно-образовательных технологий в повышения качества знаний учащихся)

РОСКОМНАДЗОР
РОСКОМНАДЗОР