Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 5382764
«Методы работы с одаренными детьми (из опыта работы)»
Содержание - Статьи, доклады
29.09.2020 09:50

Багаутдинова Чулпан Минасхатовна, учитель татарского языка и литературы МБОУ «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2» пгт Аксубаево.
Статья из опыта работы.


Сәләтле балалар белән эш алымнары (эш тәҗрибәсеннән)

Кызыксындырып укыта белгән

кеше генә яңа үрләр яулый.

А.Энштейн

Бер генә бала да бер-берсен кабатламый, аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәркайсы теге яки бу юнәлештә сәләтле. Минем төп максатым - баланың сәләтен вакытында күрү, аны үстерү.

Мин – укытучы! Һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиеш. Мәктәп – иҗат мастерское бит ул.

Туган тел укытучысы буларак, минем төп максатым - сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып, аның сәләтен үстерү, гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп, сәләтле балалар белән эш алып бару, бала үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

К.Насыйри “Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри  көч булып - хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчәнлек тора”- дигән. Мин бу күренекле галимнең фикерләре белән бик килешәм. Сәләтле балалар белән эшләү бик мөһим дип саныйм мин.

Мин үз эшемдә укучылар белән эшләгәндә берничә принципны күздә тотырга торышам.

Аларның беренчесе – укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу.

Икенчесе – дәрестә дифференциале укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Эшләү методларымның тагын берсе – кроссвордлар. Кроссворд чишү -җиңел эш. Ә аны төзү – авыр, катлаулы; укучыдан тырышлык һәм эзләнү сорый. Әлеге кроссвордларны  халык  авыз иҗаты әсәрләрен үткәндә куллану яхшы нәтиҗә бирә.  Шулай ук сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик  үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Гөлнур Каюмова "Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән”. Казан. "Яңалиф” нәшрият йорты. 2003;

3.“Мәгариф” журналлары: №6,1999; №12, 1999; №12, 2000; №4, 2001; №8, 2001; №5, 2001; №2, 2005; №7, 2006; №11, 2007; №2, 2008.