«Ягодная прогулка». - (на татарском языке) Сценарий внеклассного мероприятия. |
Содержание - Внеклассные мероприятия, классные часы |
Ахмадуллина Лилия Нафиковна, преподаватель класса баяна и фольклора, МБУ ДО “Школа искусств имени Салиха Сайдашева, Высокоргорский район, село Дубъязы, Республика Татарстан. Дата публикации: 30.11.2017
Җиләк җыйганда (Халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштергән күренеш)
Аңлатма язуы
Татар халкы элек-электән тырыш, җор телле, җырга-моңга һәвәс, һәръяктан булган халык. Җыр дисеңме, мәкальме, табышмакмы, бәетме ул, дастанмы – һәрберсендә изге максат ята. Шушы байлыкны яшь буынга җиткерү, шулар нигезендә тәрбияләу – безнең төп бурыч. Мәсәлән, берничә мәкальне генә карап китик: “Көн – эшләргә, төн – йокларга”, ”Җирнең нуры –кояш, кеше нуры –гыйлем”, “Кеше таштай каты, гөлдәй нәфис”. Бу фикерләр буыннан буынга чарланып килә. Ә табышмаклар адәм баласының тапкырлыгын, зиһен сәлатен үстерә. Җырның, музыканың да кеше тормышында әһәмияте чиксез зур. Музыканың төп максаты – кеше рухын сафлык һәм пакълек дөньясына этәрү, җанга рәхәтлек бирү,”-дип яза Ш. Мәрҗәни. Мин авылыбызның сәнгать мәктәбендә баян һэм фольклор дәресләре алып барам. Һәм әйтергә кирәк: югарыда әйтелгәннәр минем һәр дәреснең төп максаты. Үзем төзегән “Җиләк җыйганда” дип исемләнгән, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән күренеш тә шуларны күздә тотып эшләнде. Әлеге сценарийны без фольклор дәресенә йөргән балалар белән өйрәндек һәм киләчәктә аны мәктәп укучыларына, балалар бакчасына йөргән сабыйларга һәм ата-аналарга күрсәтергә планлаштырабыз. Әлеге иҗади эшемнең максаты: 1. Балаларны халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру. 2 . Җитезлек ,дуслык, бердәмлек хисләре, җор теллелек, милли үзаң тәрбияләү. 3. Эстетик тәрбия бирү. 4. Сәнгать әсәрләре аша балаларның артистлык сәләтен үстерү.
«Жэйге авыл иртэсе» җыры (Булат Назипов башкаруында) яңгырый. (Чыбыркысын шартлатып Раил керә.) Р: Барыгыз бар, колхоз председателе күрмәгәндә кукуруз басуын әйләнеп чыгыгыз әле! Өч-дүрт сыер тамак туйдырганнан колхозга әллә ни зыян килмәс! ДААА, сыерлар әз калды авылда, киләсе елга Фердинанд абый да сыерларын бетерсә, миңа эш тэ калмаячак әле?......Барыгыз, бар!(чыбыркысын шартлатып, сыерларны куа.) -Эх бар иде яшь чаклар, Кесә тулы борчаклар, Чабатага үгез җигеп Урам әйләнгән чаклар! ......... -Тәк, тамак ачты әле минем,төшке аш вакыты җитмәгәндер бит?(корсагын сыпыра) (кояшка карап) Охо, кояш тау башына менгән инде, димәк, тамак ялгап алыр вакыт җиткән. Әнкәй нәрсәләр тутырды микән?(сумкасын бушата) Менә күкәй, ипи, кыяр һәм әйрәәәәән! (күтәреп эчә башлый,йөгереп егетләр керә) -Раил, көчкә таптык сине!?Бигрәк ерак киткәнсең?! -Сине эзләп бөтен басуны әйләндек, тәмам хәлдән тайдык! -Уф, ардырды егетләр! -Кая, бер йотыйм әле, тамак кипте! Р: Ни булды, ник кычкырасыз, тыгыла яздым бит, егетләр! -Сина срочно сүз бар! Син монда кызларны күрмәденме? Р: Казларны? Күрдем,әнә су буена төшеп киттеләр! Сезнең казлар идемени ул? -Нинди казлар?Кызлар дим! -Җиләк җыярга шушы болынга төшеп киткәннәр ди! -Араларында кунак кызы да бар ди! Менә Ильяс күреп калган! Р: Кунак кызы кайткан ди мени!? -И: Әйе, ерактан гына күреп калдым кәнишне: башына зур эшләпә кигән,ээээээ,менә мондый гына кыска итәкле, ээээ кып-кызыл иренле иде бугай? Р: Хет шунда кызыл күзле булмасын, үзебезнең Дөбъяз кызларыннан да матур түгелдер әле? -Әй, сиңа шаяртырга гына булсын инде! -Йә, күрденме инде, юкмы ,әйт тизрәк!? Р: Юк, күрмәдем, егетләр! Эш вакытында минем күземә сыерлардан башка беркем дә күренми! -Кайсы якка киттеләр икән инде? -Эх, нинди була икән ул шәһәр кызлары ә? -Белмим шул, мин дә бер күз белән генә карар идем!? -Ә менә минем күргәнем бар: биек үкчәле,тишек чалбарлы, сап- сары чәчле була алар! -Әй,нәрсә шыттырасың,кайда күргәнең бар? - Телевизордан күргәнем бар!!!! -Әй, шулай диген!( көләләр) -Егетләр, әйдәгез болай итәбез, мин хәзер табышмак әйтәм. Кем җавабын әйтә, кунак кызын бүген шул озата! -Ха, кызык бу!Әйт әйдә табышмагыңны! -Башы бар, чәче юк,күзе бар, кашы юк, авызы бар, теле юк,гәүдәсе бар, муены юк! Нәрсә ул? -Әй, Раил, син бит бу,нәкъ синең портретың! Ха-ха-ха!(көлешәләр) -Кунак кызы түгелме?(көлешәләр) -Балык ул, дусларым! Белмәдегез, димәк, кунак кызын мин озатам! ( кызлар тавышы ишетелә) -Әй, егетләр, карагыз әле ,кызлар килә түгелме соң? - Әйе шул, кулларында кәрзиннәре дә бар! -Нишлибез, егетләр, монда таба киләләр бит!? -Көпә көндез болын уртасында, йә нишлибез, оятка калабыз хэзер!!! -Нишлибез,нишлибез, печән чабабыз дибез? -Ә чалгылар кая? -Әйе шул, эээээ,әйдәгез куаклар арасына качабыз! (“Җиләк җыям буләккә”музыкасы астында кызлар керэ) -Кызлар, карагыз әле мондагы җиләкне! -Нинди эре узләре! -Ә дигәнче җыярсың бер чиләк! -Хуш исен генә әйтегез әле син аның! Менә кайда ул хозурлык! - Әни әйтә, җир җиләге дә,кура җиләге дә эре булса, көзгә арыш уңышы да мул була ди! -ММММ, авызга сулар килде, рәхәтләнеп ашыйм әле ,кызлар! -Ашау белән бик мавыкма, көтү кайтканчы тулы чиләкләр белән кайтып җитәргә кирәк! -Ә минем әбием әйтә, җырлый-җырлый җыйсаң, чиләгең тизрәк тула ди. -Әйдәгез, җырлый-җырлый җыябыз кызлар! (“Җиләк җыям буләккә”җырын җырлыйлар) 1.Җиләк җыям чиләккә Дәү әнигә бүләккә! Монда җиләк күп икән Аю-бүре юк икән! Җиләккә,җиләккә Җиләк җыям чиләккә! 2. Йөереп җиләк җыям Берәмләп салып куям. Чиләгем тиздән тулыр Дәү әнием шат булыр! (Шулчак кызларның берсе егетләрнең баш киемнәрен күреп ала да, кызларга ишарә ясый) -Кызларррррр! Карагыз әле нинди җиләкләр монда???(кызлар авызларын куллары белән каплап, шаккаталар) -Кызлар, куак артында елан бар , качыгыз тизрәк!!! (куаклар артыннан егетләр йөгереп чыгалар) -Елан, елан, бетте баш! -Качыгыз егетләр, чага күрмәсен! ( кызлар кычкырып көлә башлыйлар ) -Нинди елан булсын бу, агач тамыры бит ул! -Куркыттыгыз бит кызлар,йөрәгем ярыла дип торам! -Минем дә йөрәк ярылды ахры, чәнчи башлады, кичке уенга да чыгып булмас инде буген!? - Менә үпкәләттегез инде,Раилне! -Хай, бигрәк упкәчел икән, үпкәләсә үпкә ашатырбыз! -Егетләр! Ә сез куаклар арасында нишләдегез? -Ээээ?? (егетләр бер-берсенә карашалар) -ЭЭЭ, Раил чыбыркысын югалткан, шуны эзләдек! -Менә бу чыбыркыны мәллә?(җирдән чыбыркысын алып бирә) -Ярар инде кызлар, нәрсә допрос ясыйсыз, җиләк басуын саклыйбыз без, предсидәтел кушты. -Ә сез узегез генәме кызлар? Бергә: Үзебез генә! -Ә кунак кызын кая куйдыгыз? -Әллә болында адашып калдымы? -Кунак кызы? -Нинди кунак кызы? -Ник сезнең белән кунак кызы түгел идеменени? (кызлар көлә башлыйлар) -ӘӘӘ,зур эшләпә кигән, кыска гына шорты кигән “кунак кызымы”? -(көлә көлә) Кунак апае диген!Гөлфия апай бит ул!Шәһәрдән кайткан. Беренче тапкыр җиләккә баруы икән! -Безнең барганны күрде дә, шәһәрчә генә киенеп, безгә иярде. -Черки-кигәвеннәр җиләк җыярга ирек бирмәделәр узенә,чиләген дә тутыра алмыйча кайтып китте... -Нәрсә, әллә күзегез төштеме? - Юк ла инде кызлар, болын тулы үзебезнең кызлар булганда, чит кызларга күз салабызмы инде! -Без аны болай да шул Гөлфия апа дип уйлаган идек инде, әйе бит , егетләр, ерактан танып кына бетермәдек. (Ильяс янына килеп үртиләр) Кунак кызы,кунак кызы кайткан! Кызыл иренле имеш!! -Кызлар-егетләр!Барыбыз бергә җыелганбыз икән, әллә бер җырлап биеп алабызмы? -Шәп фикер!Кызлар килгәч, күңеләр күтәрелеп китте бит әле! -Кызлар, нишлибез? -Биеп алыйк сон, аякларыбыз да язылып китәр, үзебезгә дә бераз ял булыр! -Биибез, биибез, әйдәгез! (“Шома бас”исемле җырлы-биюле уен башкарыла) -ЭЭЭХ! Бүген иртә таңнан борыным кычыткан иде, сезнең белән очрашуга булган икән, кызлар! -Кызлар,ник килгәнебезне онытмыйк әле, кәрзиннәребезне тутырырга кирәк! -Әйе шул, Гөлфия апа кебек, ярты кәрзин белән генә кайтып булмас!?Киттек кызлар! -Кызлар, безне дә үзегез белән ияртегез әле! -Нишлибез, кызлар? -Әйдәгез соң,кәрзиннәрегез дә тизрәк тулыр,бергә бергә куңеллерәк тә булыр! -Әйдәгез, Каракүл тау башына менәбез, ул якта җиләк күп була диләр. - Әйдәгез, киттек! (Такмак әйтеп кайтып китәләр) Татар халкы дөрес әйткән Җиләк ашарга кирәк. Рәхәтләнеп күңел ачтык Файдалы икән җиләк! (“Җиләкле җәй”Лилия Хайруллина башкаруында яңгырый.) |
Самое популярное
- Тренинговое занятие для педагогов «Снятие эмоционального и мышечного напряжения».
- Всероссийская научно-практическая конференция «Парламентский час в образовательном учреждении»
- Рабочая программа и календарно-тематическое планирование по окружающему миру 2 класс УМК "Школа России".
- Положение о публикации методических материалов
- Конспект занятия в первой младшей группе по развитию речи на тему: «В магазине «Игрушки».