Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7869025
Конспект занятия по внеурочной деятельности “Татар халык җәүһәрләре”. Материал для учителей 5-6 классов (тат.гр.)
Содержание - Внеклассные мероприятия, классные часы
09.06.2020 15:34

Билалова Зиля Марсовна, учитель МБОУ «Аксубаевская СОШ №3» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан. 
Конспект занятия по внеурочной деятельности “ Татар халык җәүһәрләре” . Материал для учителей 5-6 классов (тат.гр.)

 


 

Дәрестән тыш эшчәнлек

Тема: Татар халык җәүһәрләре

Максатлар: 1. Татар халык фольклоры буенча укучыларның белемнәрен

                       тирәнәйтү.

                     2.Укучыларның сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтләрен

                       үстерү.

                     3. Татар халык иҗаты ярдәмендә укучыларда, әдәплелек,

                       әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны

                         тәрбияләү. Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: рәсемнәр, ноутбук, проектор.

 

                                   Эшчәнлек барышы.

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар, кунаклар, жюри әгъзалары!

Бүген мин сезне иң кыйммәтле төшенчәләрне барларга чакырам.Минем кулымда нәрсә? (муенса)

-Аның сәйләннәре нинди? (ак)

- Алар нәрсәләр? (җәүһәрләр)

-Әйе, бу минем җәүһәрләрем. Дусларым, безнең халкыбызның да энҗе –мәрҗәннәре, җәүһәрләре бар. Ничек уйлыйсыз, болар нәрсәләр? (халык авыз иҗаты әсәрләре)

II. Төп өлеш

Бүген мин сезгә менә шундый китап бүләк итәм. Әйдәгез бергәләп карыйк әле. Китап ничек атала? (Татар халык җәүһәрләре)

-Нәрсә турында икән ул, беренче битен ачыйк әле. (С 2) (Халык авыз иҗаты)

-Нәрсә ул ХАИ? (...)

-Китабыбызның чираттагы битен ачыйк.

Халкыбыз йолалары (С 3 )

-Балалар , сез татар халык йолаларын әйбәт беләсезме, бергәләп искә төшерик әле.

-Китабыбызның алдагы битен ачыйк.

   Мәкальләр(С 4 )

-Мәкальнең көчен һәм аның тормышта нинди вазифа үтәгәнен укыганда гына белеп бетереп булмый. Аның яме һәм куате сөйләшкәндә, сүзне үз урынында әйтеп җибәргән чагында гына тапкыр чагыла. Мәкальне урыны килгәндә генә сүзгә кыстыра белергә кирәк. Югыйсә урынсыз әйтелгән мәкаль вакытсыз кычкырган әтәч шикелле.

Балалар, ә сез мәкальләр беләсезме ?(...)

-Афәрин! Күп беләсез икән. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул “Дәвамын беләсеңме?” дип атала. Сез бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә тиеш.

1 нче төркем өчен:

Иле барның....(теле бар).

Зәһәр тел...(йөрәкне яралый).

Кул ярасы бетәр, ...(тел ярасы бетмәс).

Исәннәрнең кадерен бел, ...(үлгәннәрнең каберен бел).

Эш беткәч, (уйнарга ярый).

2 нче төркем өчен:

Туган илең – (туган анаң).

Кем әшләми – (шул ашамый).

Сабыр төбе – (сары алтын).

Җиде кат үлчә - (бер кат кис).

Әткәй – шикәр, (әнкәй – бал).

Серле китапның тагын бер битен ачыйк

Табышмаклар.(с 5)

- Фольклорның тагын бер төре -табышмаклар. Кем генә табышмаклар яратмый икән?! Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел ачулар була. Табышмак әйтешәләр. Әйтегез әле, нинди табышмаклар беләсез? (...)

- Әйдәгез хәзер минем табышмакларыма җаваплар табыгыз:

Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өй гә керсә, җәелә. (Кар)

Аяксыз – кулсыз, күлмәк кия. (Мендәр)

Үзе атка атланган, аякларын арт якка салган. (Күзлек)

Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. (Барабан)

Икәү карап тора, икәү тыңлый, берәү сайрап   тора.(күз,колаклар, авыз)

Ике туган бер-берсен күрә алмый.(күзләр)

Агач түгел – яфраклы,

Күлмәк түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли,

Нәрсә ул? (Китап)

- Укучылар табышмаклар ни өчен кирәк? (Алар зиһенне үстерә, белемнәребезне арттыра)

 

Китапның тагын бер битен ачыйк

Мәзәкләр(с 6)

Чәчмә формадагы сатирик һәм юмористик эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүләрне мәзәк дип атыйлар. Аларда халкыбызның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуы күренә. Әйдәгез китабыбызда бирелгән мәзәкләрне сәхнәләштереп карыйк.

1 нче мәзәк.                      

   Чәч нигә агарган?

Бер әни үзенең тиктормас малаен шелтәли, ди:

-          Бу шуклыгың, бу тыңлаусызлыгың белән чәчләремне агартасың инде син минем! – дип әйткән, ди.

Малае әйткән, ди:

-Алай булгач, әни, кечкенә чагыңда син үзең дә тыңлаусыз булгансыңдыр.

-Нигә алай дисең?

-Әбигә кара, бөтен чәче ап – ак!

                             Бер үк бүре

Галинең бүре турындагы иншасын укып караганнан соң укытучы аны шелтәләп:

-Синең язганың сүзгә – сүз Вәлинеке бит! Күчереп язарга ярамаганны белмисеңмени? – дигән.

- Юк, күчереп язмадым мин, апа. Без бит икебез дә бер үк бүре хакында яздык. Шуңа күрә охшагандыр, - дигән.

 

-Рәхмәт, укучылар, сез бик оста икән!

Алга таба китабыбызда ниләр бар икән? (с 7)

Әкиятләр

Халкыбыз элек-электән әкиятләр яраткан. Ә сез яратасызмы икән, тикшереп карыйк әле.(...)

Китабыбызның тагын бер битен ачыйк. (с 8)Татар халык җырлары. Бергәләп татар халык җырын башкарыйк әле.(караоке “Күбәләгем”)

-Бик күңелле булды. Алдагы битләрдә ниләр көтә икән? (с 9)(Татар халык биюе)

-Дусларым, кемнәр матур итеп биеп күрсәтергә тели?(...)

 

Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген халык авыз иҗатының берничә төренә тукталып киттек. Әйтегез әле, гомумән алганда, алар безне нәрсәгә өйрәтә?(...)

-Бик дөрес, алар безгә тәрбия бирә, яхшылыкка өйрәтә. Ә яхшылыктан һәрнәрсә матурая, гөлләр дә чәчәк ата.

Карагыз әле, укучылар, милли рух бөркелгән сихри дөньябызда бер гөл бар. Аңа нур бөркик әле, бүген телгә алган халык авыз иҗаты жанрлары язылган бизәкләрне ябыштырыйк.

Дусларым, бу гөл сезгә нәрсәне хәтерләтә? (халкыбызның милли бизәкләрен)

-Әлбәттә. Ул тылсымлы гөл, аның сезгә бүләге дә бар. (Гөл артына беркетелгән кесәдән милли бизәкләр төшкән значоклар чыга. )

-Укучылар, бүгенге эшчәнлегебез шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен, актив булуыгыз өчен рәхмәт.

 
РОСКОМНАДЗОР
РОСКОМНАДЗОР