Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7365467
Сөйләм телен үстерү өчен алымнар.
Содержание - Иностранные языки

Аюкина Марина Азатовна, учитель татарского языка и литературы МАОУ “СОШ № 1” г. Набережные Челны. 
Обучение русскоязычных детей иностранному языку (не родному языку). Способы, приемы.

 


Дата публикации: 17.09.2018

 

Сөйләм телен үстерү өчен алымнар.

 

      Коммуникатив ориентлашкан укытуның максаты өйрәнә торган теманың грамматикасын һәм лексикасын үзләштерүне генә күздә тотмый , шулай ук  аралашу күнекмәләрен булдыруны да үз эченә ала .Телнең формаль аспектлары : грамматика , лексика һәм фонетика коммуникатив контекстта барлык укучыларга сөйләмдә  бик тиз  аңлап кулланырлык итеп бирелгән . Шуннан тыш , укучыларга чынбарлык тормышка якын булган биремнәр тәкъдим ителә . Аларны үтәү вакытында төрле сөйләм күнегүләре систематик рәвештә үстерелә (аудирование , сөйләү ,уку , язу).

    Мондый якын килү дәрестә ышаныч һәм хезмәттәшлек атмосферасы тудыруны барлыкка китерә. Коммуникатив якын килүнең төп принциплары гомумиләштереп бирелгән :

 а) Укыту процессында укучылар әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүдә  катнашалар .

 б) Укыту һәм танып белү процессында укучылар актив катнашалар .

  в) Укучыларга үз фикерләрен , тойгы-хисләрен белдерергә ,тәҗрибәләре белән уртаклашырга тәкъдим ителә .

г) Укучылар чынбарлыкка якын ситуацияләрдә катнашалар .

д) Укучыларның бергәләп эшләүләре яхшы бәяләүгә лаек.

е) Укучылар укытуның нәтиҗәсе өчен  җаваплылар һәм үзләрендә өйрәнә белү күнекмәләрен үстерәләр.

ж) Дәреснең һәр этабында укытучының роле уку мәсьәләсенә карап төрлечә (мәгълүмат бирүче , күзәтүче , консультация бирүче ) .

   Вербаль булмаган чаралар – мимика һәм ишарә - куллану яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлатканда   сыналган кулай ысул булып тора . Бу рус теленә даими рәвештә генә тәрҗемә итүдән , аңларга авыр булган татарча җентекләп аңлатулардан  коткара .  Укытучы биремне ничек эшләргә кирәклеген , яисә сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәсен ишарә ярдәмендә күрсәтә ала . Мәсәлән , “Утыр!” командасын кулны өстән аска селтәп күрсәтергә була . Ишарә ярдәмендә “ашарга” , “йөрергә” сүзләрен кертергә була . гадәттә һәр укытучы дәресне нәтиҗәле оештыру өчен үзенең ишарәләр системасын  төзи. Түбәндәге мисалларда киң таралыш алган невербаль кулланмалар китерелә

 

               Мәгънәсе

Тыңла(гыз) !

Хор белән кабатлыйбыз

Парларда эшләү

Җитте ! Игътибар !

Дөрес түгел селтәү

                     Укытучының ишарәләре

Уч колак янында

Кул сыйныфны тирәли йөртеп чыга

Ике кул уч төбе белән үзеңә каратылган

Кул белән чабу

Баш , кул яки бармак белән як-якка

 

                                             

Укытучының сөйләм теле.

 

   Укчылар күбрәк татарча сөйләшсеннәр өчен ,  дәрестә төп максат булып , аларның аралашуы тора.  Өйрәтүнең иң башында ук татарча гади генә командалар бирү мөһим . Шулай ук укучыларны гади сораулар бирергә өйрәтергә кирәк . Әмма яңа гына өйрәнә башлаган укучылар белән гел татарча гына сөйләшү мөмкин түгел . Кайбер очракларда рус телен дә кулланырга кирәк .Мәсәлән , яңа бирем , катлаулы команда биргәндә, авыр сүзнең яисә җөмләнең тәрҗемәсен берәр тапкыр тиз генә әйтеп алырга кирәк . һәм укучыларның сөйләм теле нәтиҗәле дәвамлылыгына ирешү өчен , даими рәвештә парларда һәм группаларда эш оештыру мөһим.

 

Группаларда эшләү өчен күнегүләр.

 

   Сыйныфны 4-5 кешедән торган группаларга бүлегез . Укучыларның үзләренә “хыял йорты”уйлап чыгарырга кирәклеген аңлатыгыз . Укучылар белән рус телендә йортны тасвирлаганда нәрсәләр күрсәтергә тиешлеге турында фикер алышыгыз : кешеләр нәрсә белән шөгыльләнәчәкләр , бу йортта ничә кеше яшәячәк һ.б.

    Укучылар нәрсә турында сүз барганын рус телендә ачыклагач кына ,татар телендә  ничек әйтергә кирәклеге турында сөйләргә әзерләнәләр . Бу этапта укытучының роле укучыларга үзләренең сөйләм эчтәлеген билгеләүдә ярдәм итүдән тора .

Методистлар дәресләр караганнан соң , еш кына укытучы һәм укучыларның сөйләм озынлыгына игътибар итәләр .  Укытучы түбәндәге очракларда сөйләргә тиеш :

1) яңа тел материалын керткәндә

2) биремне аңлаткан вакытта

3) уку яки аудирование өчен текст биргәндә

4)укучыларга билге куйганда һәм нәтиҗәләр әйткәндә.

     Шулай ук укытучының татарча  сөйләме теләсә ниниди күзлектән караганда да файдалы . Укучылар татар сөйләмен чынбарлык коммуникатив ситуацияләрдә ишетәләр – кирәкле мүгълүмат алганда . Алар укытучыны ишетеп кенә калмыйлар , күрәләр дә ; бу аңлап һәм күреп белүне җиңеләйтә . Укытучының  яхшы сөйләме укучыларга охшатып сөйләр өчен үрнәк булып тора . Ләкин кайвакыт укытучы чамадан тыш күп сөйли . Әгәр дә укучыларның үзләренә күбрәк татарча сөйләшергә мөмкинлек бирмәсә һәм моңа омтылмаса , укучыларның телгә кызыксынуы юкка чыга . Озын-озак сөйләүләрне тыңлап , һәм үзләренә әйтү мөмкинлеге бирелмәсә , укучылар игътибар концентрацияләүне югалталар һәм инде ишеткәнне кабатлап әйтә алмыйлар . Укытучының һәм укучыларның  оптималь сөйләм озынлыгына ирешү өчен , даими рәвештә парларда һәм төркемнәрдә эш алып бару зарур .

 

Парларда һәм группаларда эшләү .

 

 Коммуникатив ориентлашкан УМК да парларда һәм группаларда эшләү өчен күп биремнәр тәкъдим ителә . Укытучылар ,берьюлы берничә  укучының  сөйләшүе дәрестә өстәмә тавыш чыгара   һәм тәртипне йомшарта , дип саныйлар . Әгәр дә укучыларга эш алдыннан нәрсә эшләргә кирәклегенә аңлаешлы итеп төгәл күрсәтмәләр бирсәң , мондый проблема нык кими . Биремнәр үзләре күп вакыт алырга тиеш түгел , югыйсә укучылар арыячаклар яки аларга кызык булмаячак .

УМК да продуктив күнекмәләрне үстерү өчен  түбәндәге файдалы тәкъдимнәр бирелә :

1) Биремне җентекләп планлаштырыгыз.

2) Укучылар билгеле бер эш ысулларына күнексен өчен ,  даими рәвештә бер үк төрле эш төрләрен оештырыгыз .

3) Биремне үтәргә ашыкмагыз .Укучыларга аңлату һәм күрсәтү  мөмкинлекләре калырлык итеп ,  дәресне планлаштырыгыз .

 4) Укучыларны  биремне күрсәтү һәм җавап бирү өчен үз яныгызга чакырыгыз.

5) Шау-шу укучыларның эшләгәннәрен күрсәтә .Әмма аларның эшчәнлеге максатчан булырга тиеш .

6) Бер эш төрен бетерми торып , икенче эшкә күчмәгез . Укучыларның нәрсә эшләүләрен игътибар белән күзәтегез . Әгәр дә   ничек  эшләргә кирәклеген белмәсәләр , икенче эш төренә күчмәгез . Бирем эшләүне туктатыгыз һәм нәрсәне аңламаганны ачыклагыз . Кирәк дип тапсагыз , биремне тагын бер кат күрсәтегез һәм җитешсезлекләрне бетерегез.Сыйныфны парларга бүлегез. Әгәр сыйныфта балалар саны так санга бетә икән, бер төркем 3 кешедән торса да була. Аларга бер-берсе белән чиратлашып сөйләшергә туры киләчәк. Биремне аңлатыгыз.

  Биремне ничек башкарырга кирәклеген укучыларга күрсәтегез. Партнер сыйфатында көчле укучыны алыгыз.

Укытучы:- Син чәй яратасыңмы?

Укучы: - Әйе, мин чәй яратам.

Укытучы: - Син ипи май белән яратасыңмы?

Укучы: - Юк, мин ипи май белән яратмыйм.

Бер пардан сез күрсәткәннәрне бөтен сыйныф алдында башкаруын сорагыз.

1 укучы: -Син туңдырма яратасыңмы?

2 укучы:-Әйе.Мин туңдырма яратам.

1 укучы: -Син салат яратасыңмы?

2 укучы:- Әйе. Мин салат яратам.

3 укучы: - Син балык яратасыңмы?

4 укучы: - Әйе. Мин балык яратам.

3 укучы: -Син ипи май белән яратасыңмы?

4 укучы: - Әйе, мин ипи май белән яратам.

 

    Калган укучылардан үз партнерларына шуны ук әйтүләрен сорагыз. Биремне эшләү барышында яхшы эшләрне, хата җибәрелгән эшләрне билгеләп , сыйныф буенча йөрегез. Биремнәрне эшләп бетергәч, билге куегыз һәм үзегез ишеткән хаталарны төзәтегез.

     Төркемдәге эшләрне дә түбәндәгечә оештырырга мөмкин.Төркемдәге кешеләр саны биштән дә артыграк булырга тиеш түгел. Укучыларга бергә эшләргә өйрәнү өчен, күпмедер вакыт таләп ителә. Төркемдә эшләүне сузмаска кирәк. Эшне башлаганнан соң бүлдермәскә кирәк. Төркемдә эшләүчеләр нәрсә турында сөйләшкәннәрен тыңлап ,  сыйныф буенча йөрегез,ләкин озаккка алар янында тукталмагыз, чөнки сезнең күзәтүегез эшкә комачаулый.

       Активлаштыру алымнары укучыларның укуга теләген үстерә. Бу алымнар шуннан гыйбарәт: укучылар өйрәтү процессында бик актив катнашалар, уйлый башлыйлар, искә төшерәләр, өйрәнелгән тел материалын куллана башлыйлар. Шулай итеп, укытучы балалар үзләштергән материалның күләмен һәм аның сөйләмдә ни дәрәҗәдә кулланылуын белә ала.

Сөйләм телен үстерү өчен түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин:

  • картиналар нигезендә хикәя төзү;
  • укучылар тарафыннан әйтелгән раслауны сайларга, телдә булган хаталарны төзәтү;
  • өйрәнелә торган сүзнең беренче хәрефен әйтү.

Татар теленә өйрәткәндә, һәрвакыт татарча сөйләшергә кирәк:

  • гади һәм кыска фразалар кулланырга кирәк;
  • һәр дәрестә өйрәнелгән сүзләрне кабатлап  әйтергә.

    Ел дәвамында берничә гади командалар әйтергә була: тыңла, бергә, кара, әйт, утыр, бас һ.б. (командаларны  дөрес үтәү өчен , аларны күрсәтергә мөмкин).

    Укучылар төркемнәрдә яки парларда эшләгәндә, укытучы тарафыннан контроль мәҗбүри булырга тиеш. Укучылар күнегүнең биремен аңлаганнан со ң, аларга мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирелә.

     Укытучының дәрес вакытында күзәтүе мөһим : кыенлыклар туганда , укучыларга ярдәм итәргә, биремнәрне үтәгәннән соң җитди хаталарны язарга яки аңлатырга тиеш.

    Эшне башкарганнан соң, укытучы кире элемтә урнаштырырга тиеш. Беренче чиратта, яхшы шөгыльләнә торган укучыларга бәя бирә.Алдагы очракта биремнәрне тагын да яхшырак эшләү өчен , бу алымны куллану стимул бирергә тиеш.

   Биремне үтәүгә бирелгән вакыт узгач , укытучы бөтен сыйныфка мөрәҗәгать итә һәм үзенең нәрсәләрне күргәнен һәм ишеткәнен хәбәр итә . Шулай итеп,  ул кайтма бәйләнеш (рефлексия ) ясый . Беренче чиратта , укучылар биремне башкарып чыга алсалар , аларны мактау бик мөһим . Бу аларга башка вакытта биремнәрне яхшырак эшләргә этәргеч булып тора . Җибәрелгән хаталарны анализлаганда,  укытучы башта укучыларның үзләренә мөстәкыйль рәвештә төзәтергә мөмкинлек бирә . Шулай була ки : укучылар ашыкканга яисә игътибарсызлыклары аркасында хаталар җибәрәләр. .

Укытучы:Син кичә кая бардың Игорь ?

Игорь : Мин кичә кинога барам.

Укытучы :  Син кинога барасың ?

Игорь : Юк ... мин кинога бардым инде.

     Әгәр укучы хатасын үзе төзәтә алмый икән , укытучы башка укучыларга дөрес җавап бирергә тәкъдим итә . Бу ысул укучыларның игътибарын туплауга һәм мотивацияләүгә ярдәм итә . Әгәр калган укучылар дөрес җавап бирә алмыйлар икән ,  кыенлык тудырган материалны тагын бер тапкыр аңлатырга кирәк . Кайтма бәйләнеш (рефлексия)  укучылар өчен дә , укытучы өчен дә файдалы . Өйрәнелгән һәм ныгытылган дөрес модельне бөтен сыйныф белән үтәгәннән соң, хаталар ясаган укучыга тагын мөрәҗәгать итәргә кирәк. Укытучы барлык укучыларның дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүен белергә тиеш.