Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7430206
Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү (проектная работа)
Содержание - Иностранные языки

Юнусова Асия Габдулхаковна, учитель татарского языка и литературы МБОУ «Аксубаевская СОШ №3» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан. 
Это проектная работа для учителей татарского языка и литературы. В каких классах изучается жанр рассказ, названия этих рассказов. И какие рассказы можно поменять.


Дата публикации: 10.10.2018


КЕРЕШ

Интернет челтәреннән аерыла алмаган бүгенге заман укучысына әдәбият укыту – катлаулы проблема. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан бик зур көч һәм дәресләрдә яңа технологияләр куллануны, ә федераль дәүләт стандартлары исә укучының рухи-әхлакый үсешен һәм тәрбиясен тәэмин итүне, шәхси сыйфатларын үстерүне таләп итә [1,5б; 4 маддә]. Шәхси нәтиҗәлелек исә укуга аңлы караш, өстәмә белем алуга мотивация, укучыда мөстәкыйль үсешкә һәм белем алуга теләк булдыру аша ирешелә [1,7б; 8 маддә ]. Федераль дәүләт стандартлары шулай ук укучының туган тел турында карашларын системалы рәвештә киңәйтүне, тел берәмлекләре белән аңлы эш итүен дә бурыч итеп куя [1,10 бит, 8 маддә, пункт 4]. Бу бурычны тормышка ашыруда дәресләр генә түгел, дәрестән тыш чаралар, шул исәптән фәнни олимпиадаларга хәзерлек эше дә зур роль уйный.

Безнең проект эше “Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү” дип атала.

         Кулга китап тотып укырга яратмаган укучыларда әдәби әсәрләр укырга кызыксыну уяту укытучы алдына зур бурычлар куя, чөнки әсәрне укып чыгарга укучыда теләк уяту - укытучының хезмәтен бәяләүче ысулларның берсе булып тора, мәктәптәге уку-укыту процессының да нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Әдәбият дәресләрендә  укучылар  төрле мөстәкыйль эшләр башкаралар: әдәби әсәрләргә анализ ясыйлар, геройларның язмышын бер-берсе белән чагыштыралар, капма-каршы куеп карыйлар; хикәяләрдә кулланылган алымнарны төрле яктан тикшерәләр; әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы куллана белергә өйрәнәләр, нәтиҗә ясыйлар; иң әһәмиятле якларны аерып күрсәтәләр [4, 5]. Хикәяләү осталыгы югары булган әдипләрнең әсәрләре аша укучының тел гыйлеме буенча тупланган барлык белемнәре тирәнәя, осталыклары һәм күнекмәләре камилләштерелә.

 

       Тәкъдим ителә торган “Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү” дип аталган әлеге махсус проектның эчтәлеге дә укучыларда  мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыруга, осталыкларын камилләштерүгә, укучыларның әдәбият гыйлеме буенча белемнәрен тулыландыруга юнәлдерелгән. Шулай ук укучыларда үз халкына һәм теленә милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, психологиясен өйрәнүгә дә нык игътибар бирелде [3, 8].

Максат:Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтүнең торышынөйрәнү, анализлау һәм хикәяләрне өйрәтүдә эффектив технологияләр һәм алымнар куллануга карата тәкъдимнәр кертү.

Бурычлар:

-урта мәктәптә хикәя жанрының өйрәтелү торышын ачыклау;

-хикәяләрне өйрәтүгә карата тәкъдимнәр кертү.

Көтелгән нәтиҗә:

   Урта сыйныфларда татар әдәбиятында хикәя жанрын өйрәтүнең гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

-укучыда хикәяне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү; 

- сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү; 

-язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү; 

- баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү; 

- төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү. 

Урта сыйныфларда хикәя жанрын өйрәтүнең  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр: 
Танып-белү өлкәсендә

-аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү; 

-укыган хикәянең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү; 

-хикәя текстының мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру; 

-укыган хикәя буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү. 
Бәяләү өлкәсендә

-хикәяләрдәге рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә

өйрәтү; 

-укылган хикәяләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру; 

-өйрәнелгән хикәяне шәрехли белүенә ирешү; 

-автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру. 

Эстетик яктан:

-хикәянең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү; 

-баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү; 

-рус һәм татар телендәге хикәяләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү. 

Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия: 

-укучының җаваплылык хисен активлаштыру; 

-укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру; 

-баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү; 

-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү; 

-төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү. 

Проектның объекты: хикәя жанры

Проектның әһәмияте.

Программаның фәнни яктан әһәмияте.Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә үтелә торган хикәяләрне системалы рәвештә барлау.

Программаның практик әһәмияте.Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында ярдәмлек буларак хезмәт итә алуы, гуманитар фәннәр белән кызыксынучыларның тел һәм әдәбият өлкәсендәге белемнәрен камилләштерү.


Полный текст здесь:  

posmotret     skachat

 
РОСКОМНАДЗОР
РОСКОМНАДЗОР